news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабаның Сатыш авылы турында китап чыкты

“Сатыш - гасырлар аша. 1170-2017 еллар” китабының фәнни консультанты тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков.

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм Татарстан Саба районының туган якны өйрәнүчеләре белән берлектә “Сатыш - гасырлар аша. 1170-2017 еллар” дигән китап әзерләде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Фәннәр акдемиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге җитәкчесе, галим Альберт Борһанов хәбәр итте.

“Сатыш-гасырлар аша. 1170-2017 еллар” китабы Казанның “Cүз” нәшриятында 1000 экз. тираж белән бастырылды. Китапның авторлары - Сатыш авылы кешеләре Ф.Габдрахманов һәм С. Гыйльмиев. Шулай ук авыл тарихын чагылдырган хезмәтне нәшер итүдә борынгы материалларны барлауда галим А.Борһанов та ярдәм иткән.

Хезмәтнең фәнни консультанты Саба районы кешесе, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков. Китапта Сатыш авылы тарихы архив документларына нигезләнеп әтрафлы итеп сүрәтләнгән. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100