news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабаның сәләтле балалар мәктәбе – 1,5 миллион сумлык грант иясе

2016-2017 уку елында мәктәп фән олимпиадаларында район күләмендә - 102, республикада - 32, Халыкара олимпиадаларда 3 призлы урын яулаган иде.

(Саба, 26 июнь, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Саба районының сәләтле балалар мәктәбе 1,5 миллион сумлык грант иясе булган, дип яза район газетасы.

Сәләтле балалар мәктәбе укучылары, аларның укытучылары, хәтта әти-әниләре һәрдаим төрле конкурс, грант оту буенча конкурсларда актив катнаша.

Әле күптән түгел генә республикабызның сәләтле балалар өчен булган интернат тибындагы уку йортлары арасында республикакүләм грант оту буенча конкурс игълан ителде. Узган уку елында Сәләтле балалар мәктәбе әлеге конкурста катнашып, 1миллион 500 мең сум грантка ия булды.

2016-2017 уку елында мәктәп фән олимпиадаларында район күләмендә - 102, республикада - 32, Халыкара олимпиадаларда 3 призлы урын яулаган иде. Шушы күрсәткечләрнең барысын республика эксперт комиссиясе балалар нигезендә бәяләгән һәм рейтинг төзегән. Әлеге рейтингта Сәләтле балалар мәктәбе бишенче урында тора һәм 2 миллион 100 мең сум күләмендә грант отуга иреште. Бу уңыш – укучыларның, укытучыларның һәм әти-әниләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә шушы дәрәҗәләрен югалтмыйча, тагын да зур уңышларга ирешүләрен телибез, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot