Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабаның Олы Кибәче авылында бал бәйрәме булды
Илфат Фатыйховның шәхси хуҗалыгында җитештерелгән балдан һәркем авыз итте
(Казан, 29 август, “Татар-информ”). Саба районы Олы Кибәче болынында бал бәйрәме уздырылды. Аны авыл клубы мөдире Фрүзилә Шакирова һәм китапханә мөдире Гөлүсә Фатихова клуб һәм китапханә каршында эшләп килгән клуб берләшмәләре һәвәскәрләре белән берлектә оештырды. Районның saby-rt.ru сайты шул хакта хәбәр итә
Китапханә мөдире бал һәм аның шифалы үзлекләре хакында сөйләде, оештырылган уеннарда умартачының бер көне чагылыш тапты. Яңа пешкән коймактан һәм Илфат Фатыйховның шәхси хуҗалыгында җитештерелгән балдан һәркем авыз итте. Бәйрәмгә тальянда моңнары ямь өстенә ямь өстәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз