news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабаның Мәртен авылында яңа мәчет ачылды

Изге йорт авыл халкы, биредә туып-үскән Мәскәү иганәчеләре бертуган Марат һәм Илсур Галиевлар ярдәме белән ике ел эчендә торгызылган.

(Казан, 23 март, "Татар-информ"). Бүген Саба районының Мәртен авылында яңа мәчет ачылды. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Изге йорт авыл халкы һәм шушы авылда туып-үскән Мәскәү иганәчеләре бертуган Галиев Марат һәм Илсур Ибраһим уллары ярдәме белән ике ел эчендә торгызылды. Мәртен халкын сөендергән яңа мәчетнең мәйданы 62 кв. м тәшкил итә һәм 70-80 кешене сыйдыра. 60 кеше яшәгән Мәртен авылына Рәҗәб аеның беренче җомгасында ачылган бер манаралы мәчет Рамазан ае алдынннан чын мәгънәсендә әйтеп бетергесез бүләк булды. Авыл халкына намазга йөрү, азан тавышын ишетү бәхетен китерде", диелгән әлеге хәбәрдә.

Чарада Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов катнашкан һәм җомга намазына кушылу белән йомгакланган.

Мәртен авылының яңа мәчете белән Саба районындагы мәчетләрнең санын 54кә җиткән. Районда 56 мәхәллә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100