news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабаның Мәртен авылында Ватан сугышы каһарманнары истәлеген мәңгеләштергән стела ачылды

Бу саваплы эшне бертуган Галиевлар башкарып чыкты.

(Саба, 13 май, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов).  Җиңү бәйрәме чаралары дәвам итеп, Сабаның  Мәртен авылында Ватан сугышы каһарманнары истәлеген мәңгеләштергән стела ачу тантанасы узды. Анда район башлыгы Рәис Миңнеханов та катнашты, дип яза җирле басма.

Бу саваплы эшне бертуган Галиевлар башкарып чыкты. Аларның 1913 елда Мәртен авылында туган бабалары Әмин Галиев озын-озак фронт юллары (1942-1945) узган, берничә тапкыр яраланган, күп батырлыклар күрсәткән, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. “Октябрь” колхозында склад мөдире булып эшләгән, 1982 елда вафат. “Без бабабыз белән хаклы горурлана алабыз. Бабаларын белеп үссеннәр өчен аның батырлыгы турында үзебезнең балаларыбызга да сөйлибез. Хәтер буыннан буынга күчеп яшәргә тиеш. Мәртен бабабыз һәм әтиебез җирләнгән авыл буларак, безгә якын. Үзем дә шушы авылда туганмын, әнием үз заманында Мәртен мәктәбе директоры булып эшләгән. Стелага килгәндә, без анда сугышта һәлак булганнарның гына түгел, кайткач үлгәннәрнең дә исемнәрен мәңгеләштердек”,– дип сөйләде Илсур Галиев. Алар тантанага әниләре Рузалиянең әтисе Әнвәр Хөрмәтуллинның портретын да тотып килгәннәр иде. Лейтенант Хөрмәтуллин танк взводы командиры булган, “Кызыл йолдыз” ордены, “Сугышчан хезмәтләре өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

Мәртен авылы фронтка 180 артык кешесен озаткан һәм шуларның күбесе яу кырында ятып кала. Хәзер стелланың мәрмәр ташына сугышта катнашканнарның барысының да исем-фамилияләре кертелгән. Шушы хатаның төзәтелүенә барысы да шатлыгын белдерде. “Бабалары Мәртен авылынннан булган бертуган Галиевларга изге эшкә үз өлешләрен керткәннәре өчен зур рәхмәт. Алар Килдебәк авылында да обелискны яңарттылар. Эшләре гел шулай уңай бара күрсен. Эшләре уң булганда, киләсе елга Туктар авылында да стелла эшләргә хыялланалар. Теләкләре чынга ашсын, тантанага җыйнаулашып килгәнегез өчен барыгызга да зур рәхмәт,– диде район башлыгы. Мәртенлелеләр сугышта булган авылдашларын барлауда башлап йөргән Илдус Кәримовка да зур рәхмәтле.

Рәис Миңнеханов шулай ук Лесхозда фашизм тоткыны Фатыйма Минһаҗетдиновага һәм Ленинград камалышында калган, хәзер вакытта картлар йортында яшәүче ветеран Ринат Исхаковка Татарстан Республикасының Дәүләт бүләкләрен тапшырды, аларга сәламәтлек, озын гомер теләде, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot