news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабаның Лесхоз бистәсендә районның иң көчле шахмат-шашкачыларын ачыкладылар - исемлек

Турнир спортчы ветеран Хәмит Мөгътә­симовның туган көне уңаеннан үткәрелде.

(Саба, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Саба районы Лесхоз бистәсендә спортчы ветеран Хәмит Мөгътә­симовның туган көне уңаеннан районның иң көчле шахмат-шашкачылары арасында тур­нир үткәрелде, дип яза район басмасы.

Шашкада призлы урыннарны Нәзир Дәүләтгәрәев (1нче), Азат Әхмәтов (2нче), Шамил Галиев (3нче) алды. Шахматта Мәгъсум Гаффаров җиңү яулады.

Илгизәр Хәйретдинов – 2нче, Илдар Ситдиков 3нче булдылар. Ике төрдән гомуми нәтиҗәләр буенча җиңү Шәмәрдәннән Марат Закировка бирелде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot