news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабаның кайбер хуҗалыклары 200 гектарда бәрәңге үстергән

Ун гектар мәйданнан саклау урынына 2339 тонна бәрәңге кайтарылган.

Сабаның кайбер хуҗалыклары 200 гектарда бәрәңге үстергән
Фәнил Мәүлетов

(Саба, 22 сентябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Быел районда бәрәңгене "Саба" җәмгыятенең Мичән, Сатыш бригадаларында, "Шытсу" предприятиесендә 198 гектарда үстерделәр. Хәзер бу хуҗалыкларда уңышны җыеп алу бара. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Гомумән, "икенче икмәк", язга кадәр саклансын өчен, җирләр суынгач, соңрак алына торган культура. Быел аны чери дип тә сөйләгәннәр иде. Әмма сабакларда фитофтороз башланганы сизелмәде, шәхси хуҗалыклар бәрәңге әйбәт чыкты дип шатлана. Уңыш "Шытсу"да да начар түгел.

Йосыф Галимовның тракторына тагылган "Гримме" комбайны узган 10 гектар мәйданнан саклау урынына 2339 тонна бәрәңге кайтарылган. "Үзем утырттым, үзем җыеп алам. Бу 34 гектарлы басуның әнә теге тирәсенә тирес кертелгән иде. Аннан бигрәк әйбәт чыкты",– диде механизатор кыр ышыклау полосасына күрсәтеп.

"ЗИЛ-130" машинасында бәрәңге ташучы Ринат Кәлимуллин сәгать 9га дүрт рейс ясап өлгергән иде. "Бер рейста 6,3-6,5 тонна бәрәңге кайта. Подвалга Илгиз Хәмидуллин белән алмашлап ташыйбыз", – ди шофер.

"Гримме"да бәрәңгене кантарлардан аралаучы апаларның да кулларына күз иярми. Шулхәтле тыйнак булып чыктылар, хәтта фамилияләрен дә әйтмәделәр. Хуҗалыкта яңа сорт авыруларга бирешми һәм яхшы саклана торган "Наташа" сорты игелгән.

Агроном Рөстәм Шәрәфиев әйтүенчә, бәрәңге басуында тагын атна-ун көнлек эш калып бара. Район буенча "икенче икмәк" барлык мәйданнарның 31 процентында алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100