news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабаның Иске Икшермә авылындагы "Сәләт-Саба" аланының ябылу чарасына җыелдылар

Республика һәм район мәктәпләреннән җыйналган 85 укучы аланда ял итеп, чыныгып, төрле дәресләрдә һәм чараларда белемнәрен арттырдылар.

Сабаның Иске Икшермә авылындагы "Сәләт-Саба" аланының ябылу чарасына җыелдылар

(Саба, 20 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Зөлфәт Галимов). Иске Икшермәдә урнашкан "Сәләт-Саба" аланының ябылу тантанасына җыелдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Республика һәм район мәктәпләреннән җыйналган 85 укучы аланда ял итеп, чыныгып, төрле дәресләрдә һәм чараларда белемнәрен арттырдылар. Биләр каласында узган форумда да спорт һәм иҗат буенча үз осталыкларын күрсәтеп, зур уңышларга ирештеләр.

Ябылу тантанасы Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов катнашында узды. "Сәләт Саба" күп еллар дәвамында оештырыла. Биредә үзләренең осталыгы, сәләте булган егет-кызлар җыела. Шуңа да сезгә зур өметләр баглана, уңышлар, сезгә егет-кызлар!" – диде Илнур Котдусов.

"Сәләт-Саба"ның ачылу тантанасында район башлыгы Рәис Миңнеханов: "Биләр форумына районыбызның сәләтле балалары исеменнән барасыз, шуңа күрә сез милли бию дә, вальс та бии белергә тиеш" – дип әйткән иде.

Балалар киңәшкә колак салганнар: район башлыгы әйткән биюләрне тантана барышында бер-бер артлы биеп тә күрсәттеләр.

"Урамда салкын булса да, алан эчендә җылы атмосфера иде. Куелган максатларга ирештек, яңа белемнәр алдык, җырладык, биедек, уйнадык, көлдек, аерылыша алмыйча кочаклашып елаштык. 21 көн бер сулышта үтеп китте. Ярты ел әзерлек үз җимешләрен бирде. Саба балаларында бик зур потенциал!  Аны тулысынча ачу өстендә алга таба да эшләргә кирәк." – дип нәтиҗә ясады смена директоры Фәннур Шәйхетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100