news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сабантуй» журналының яңа мөхәррире Зилә Хөснетдинова редколлегиягә тәкъдим ителде

Зилә Хөснетдинова басмада элек эшләгән хезмәткәрләрне «Сабантуй» журналы белән хезмәттәшлек итәргә чакырды.

«Сабантуй» журналының яңа мөхәррире Зилә Хөснетдинова редколлегиягә тәкъдим ителде
Шамил Садыйков

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков «Сабантуй» журналында (2014 елга кадәр — «Сабантуй» газетасы, 1990 елга кадәр — «Яшь ленинчы» газетасы) төрле елларда эшләүчеләргә яңа баш мөхәррир — Зилә Хөснетдинованы тәкъдим итте. Яңа баш мөхәрриргә тапшырылган редакция бүген үзенең беренче редколлегия утырышына җыелды.

Очрашуга төрле елларда «Сабантуй» редакциясен җитәкләгән Роберт Миңнуллин, Ләлә Гыймадиева һәм Айдар Гыймадиев, «Ялкын» журналының баш мөхәррире булган Эльмира Закирова, язучы Галимҗан Гыйльманов, «Сабантуй» редакциясе хезмәткәрләре булган Рәзинә Исмәгыйлева, Фәридә Вагыйзова, Алмаз Гыймадиев, Рузилә Мөхәммәтова чакырылган иде.

Кунаклар төрле елларда «Сабантуй» белән хезмәттәшлек иткән шәхесләрне искә алдылар, «Сабантуй» журналының соңгы еллардагы хәлен анализладылар, алга таба үсеше өчен әһәмиятле булган факторларны күзалладылар.

Зилә Хөснетдинова яңа оешып килгән коллективның тиз арада журналның беренче санын чыгарырга тиешлеген искәртте.

«Кызганыч, «Сабантуй»ны газета килеш саклап кала алмадык. Без аны бетерүчеләр булганбыздыр», — диде халык язучысы Роберт Миңнуллин. Ул газета өчен балалар шагыйре Шәүкәт Галиев уйлап тапкан герой — Шәвәлине кайтару кирәклеген әйтте. Иҗатчы балалар өчен Шәвәли премиясен булдыру тәкъдиме белән чыкты.

Ләлә Гыймадиева редакция коллективының очрашуларга йөрүен, газета-журнал битләрендә балалар иҗатын бирүнең әһәмиятен билгеләп үтте.

Шамил Садыйков «Сабантуй» журналының (газетасы) элеккеге коллективыннан гафу үтенде. «Соңгы елларда «Сабантуй» журналының хәле шәптән булмады. Тиражы да 1500гә генә калган. 7 миллион татар халкы өчен балалар журналының бу тираж бик аз. Мин сездән бу хәлләр өчен гафу үтенәм һәм алга таба бергәләп эшләү өчен сездән ярдәм сорыйм», — диде генераль директор.

Ул «Сабантуй» журналында үзгәрешләр көтелгәне хакында әйтте. Шул исәптән, «Татмедиа» агентлыгында балалар өчен медиалаборатория оештырылачагы хакында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100