news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сабантуй» журналының туры эфирында Ландыш Нигъмәтҗанова интервью бирәчәк

Журнал редакциясе башлап җибәргән яңа «Әни блогерлар» проекты кысаларында атна саен блогер әниләр белән туры эфирда әңгәмә уза.

«Сабантуй» журналының туры эфирында Ландыш Нигъмәтҗанова интервью бирәчәк
Владимир Васильев

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). «Сабантуй» журналының туры эфирында Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова интервью бирәчәк.

Интервью 11 июнь көнне 16.00 сәгатьтә журналның инстаграм аккаунтында узачак. Журнал редакциясе башлап җибәргән яңа «Әни блогерлар» проекты кысаларында атна саен блогер әниләр белән туры эфирда әңгәмә уза.

Бер сәгатькә якын сөйләшүдә балаларны тәрбияләү, интернетта үз исемеңне булдыру, блог алып бару серләре турында фикер алышу бара. Әңгәмәләрнең барысы да igtv форматында аккаунтта саклана. Иң кызык җаваплар шулай ук «Сабантуй»  журналының сайтында урын ала.

Проект кысаларында Айсылу Лерон, Лилия Муллагалиева, Энҗе Нармаева, Альбина Фазлыева, Гүзәл Уразова белән әңгәмәләр узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100