news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сабантуй» журналы уздырган «Шәвәли премиясе» җиңүчеләре билгеле булды — исемлек

«Гран-прига лаеклы эш табылмады», — диде журналның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

«Сабантуй» журналы уздырган «Шәвәли премиясе» җиңүчеләре билгеле булды — исемлек
Рамил Гали

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татмедиа» бинасында «Сабантуй» журналы редакциясе уздырган «Шәвәли премиясе»ндә җиңү яулаган балаларны котладылар.

«Сабантуй» журналы узган ел «Шәвәли премиясе»н игълан итте. Шул вакыт эчендә бик күп эшләр килде, аларны бәяләү җиңел булмады. Әмма Гран-прига лаеклы эш табылмады. Эшләрне язучылар, «Татмедиа»да эшләүче иҗат әһелләре тикшерде», — диде журналның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

Алар узган ел «Сабантуй» журналының элекке баш мөхәррире, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинны түгәрәк өстәлгә чакырган булган. Ул «Шәвәли премиясе”н кайтарырга тәкъдим иткән.

«Шәүкәт Галиевның милли герое «Сабантуй“да яши. Ул Сабантуй мәйданындагы шикелле: уеннарда да катнаша, спорт ярышлары да оештыра. «Шәвәлине кайтарыйк. Шәвәли премиясе булдырырга иде!» — диде Роберт абый. Ул әйткән идеяне тормышка ашырдык», — дип өстәде «Сәхнә» журналы баш мөхәррире Зиннур Хөснияр.

Өч номинациядә (хикәя, әкият һәм шигырь) катнашкан иҗатчы балаларга акчалата бүләк һәм диплом тапшырдылар.

«Алга таба да әдәбият, сәнгатькә багышланган бәйгеләр булачак. Мин барлык балаларны, ата-аналарны, укытучыларны катнашырга чакырам», — диде Зилә Хөснетдинова.

Җиңүчеләр исемлеге:

«Хикәя» номинациясе:

  • I урын — Яшел Үзән районының 16 нчы мәктәп укучысы Ралинә Ханзарова;
  • II урын — Яр Чаллы шәһәре 41 нче мәктәп укучысы Әдилә Закирова;
  • III урын — Яр Чаллы шәһәре 41 нче мәктәп укучысы Вилдан Гыймазов;
  • (Җитәкчеләре Гөлия Вәгыйзовага Рәхмәт хаты бирелде);

«Әкият» номинациясе:

  • I урын — Әгерҗе районы Девятернә авылы мәктәбе укучысы Ислам Фәррахов;
  • II урын — Сарман урта мәктәбе укучысы Тимур Вәлиев;
  • III урын — Казан шәһәре Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучысы Дилбәр Сафина;

«Шигырь» номинациясе:

  • I урын — Башкортстанның Кушнаренко районы Калтай авылы мәктәбе укучысы Зифа Нуриева;
  • II урын — Бөгелмә шәһәренең 3 нче мәктәбе укучысы Ралинә Хисамиева;
  • III урын — Казан шәһәре Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе укучысы Зилә Муллагалиева;
  • III урын — Сарман районы Җәлил бистәсенең 1 нче мәктәбе укучысы Илвина Хәбибуллина.



Галерея: «Салават күпере» һәм «Сабантуй»ның ел нәтиҗәләренә багышланган чарадан фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100