Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Сабантуй» журналы татар теле һәм математикадан катлаулы темаларны аңлатачак
«Дәресләр кызык һәм мавыктыргыч булачак», — ди оештыручылар.
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). «Сабантуй» журналы битләрендә Татарстанның иң яхшы укытучылары татар теле һәм математика дәресләрен аңлата башлый. Яңа проект балаларга мәктәп программасының иң катлаулы темаларын өйрәнергә ярдәм итәчәк. Бу турыда «Сабантуй» журналы хәбәр итте.
«Балалар өчен авыррак булган темаларны республиканың иң яхшы татар теле һәм математика укытучылары журнал битләре аша өйрәтәчәк. Дәресләр кызыклы һәм мавыктыргыч булачак», — дип ышандыра оештыручылар.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә журнал сәхифәләренең күбесен онлайн карарга була. Алар, QR-кодлар ярдәмендә, мастер-класслар һәм видеосюжетлар рәвешендә тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз