news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Сабантуй" үсмер көрәшчеләргә Стәрлетамакка юл ачты

"Сабантуй журналы призына татарча көрәш турниры 1986 елдан бирле уздырыла.

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). 18-19 февраль көннәрендә Биектау бистәсе “Биектау “ универсаль спорт комплексында 2001-2002 елгы үсмерләр арасында көрәш буенча “Сабантуй” журналы призына Татарстан беренчелеге узды.

"Яшь ленинчы" газетасы (хәзерге "Сабантуй" журналы) призына көрәш турниры 1986 елдан бирле уздырыла. Быелгы ярышлар 39 командадан 303 көрәшчене үзенә җыйган. Ике көн дәвамында үсмерләр 9 авырлык үлчәвендә көч сынашты. Ярышта җиңүчеләр 17-18 мартта Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә үткәреләчәк Россия беренчелегендә катнаша. Ә анысында чемпион була алсаң, спорт остасына кандидат исеменә лаек буласың, дигән сүз.

Ярышның чемпионнары – Наил Вәлиев (Яңа Савин районы), Руфил Хәбибуллин (Балтач), Булат Габделбәров (Мамадыш), Ирек Зарипов  (Саба), Азат Хәмзин (Арча), Илназ Рамазанов (Тукай), Фарис Хуҗин  (Актаныш), Динар Әүхәдиев (Түбән Кама), Альберт Сәхәбиев (Зәй)

Биектауда җиңүче команда булып – Саба көрәшчеләре танылды. Икенче – Актаныш, өченче баскычта – Биектау командасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100