news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сабантуй» һәм «Ялкын» журналларына яңа директор билгеләнде

“Intertat.ru” республика электрон газетасының элеккеге баш мөхәррире Илназ Фазуллин хәзер ике журналны җитәкләячәк.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Алинә Минневәлиева) Бүген «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналларына яңа директор билгеләнде. Әлеге вазыйфаны “Intertat.ru” республика электрон газетасының элеккеге баш мөхәррире Илназ Фазуллин башкарачак. Яңа җитәкчене “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин ике басма коллективына тәкъдим итте.

“2016 елның декабрендә “Татмедиа”ның Директорлар советы “Сабантуй” һәм “Ялкын” журналлары филиалларын берләштерү карарын кабул итте. Юридик яктан без яңа филиалларны берләштерәбез, әмма “Сабантуй” һәм “Ялкын” ике журнал булып чыгачак. Әлеге ике басма филиалларының җитәкчесе итеп Илназ Фазуллинны билгеләү карары кабул ителде. Ул барыгызга да яхшы таныш, моңарчы “Intertat.ru” дигән җитди проектны алып барды”, – диде генераль директор.

Андрей Кузьмин фикеренчә, “Сабантуй” һәм “Ялкын” филиалларына бәйле карар “Татмедиа”дагы оптимизация стратегиясенә бәйле. Хәтерләсәгез, узган елда Яр Чаллыда, Түбән Камада, Зәйдә берничә филиал берләштерелде. Әгәр районнарда мультимедиа редакцияләрен булдыру тенденциясе барса, журналлар белән эшләүнең яңа формасын эзләргә кирәк, дип саный генераль директор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100