news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналларын укучылар Тукай музеен карады

Балалар Габдулла Тукай яшәгән чорга сәяхәт итте.

«Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналларын укучылар  Тукай музеен карады
http://sabantuyjournal.ru

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», «Сабантуй», Руфия Мөхетдинова). 1 июнь — Халыкара балаларны яклау көнендә «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналларын укучылар Г.Тукай әдәби музеена сәяхәт кылды.

Инстаграмда уздырылган билет уйнатуда җиңеп чыккан дүрт бала музейга барды, калганнар экскурсияне онлайн карады. Музей буйлап экскурсияне журналларның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова үткәрде.

Балалар Габдулла Тукай яшәгән чорга сәяхәт итеп, аның шәхси әйберләрен, кулъязмаларын күреп, хәтта шәкерт өстәленә утырып та карый алдылар. «Болгар» кунакханәсендәге борынгы телефоннан да сөйләштеләр.

Музейда татар телендә аралашучы Апуш исемле робот яши, балалар аның белән дә танышты. Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнар карадылар.

Очрашу ахырында балалар үзләре дә Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Экскурсияне игътибар белән тыңлаган музей кунакларына Зилә Хөснетдинова һәм бәйрәмнең партнерлары — «Кыстыбый» кафелар челтәре — истәлекле һәм тәмле бүләкләр дә әзерләгән иде. Менә шундый шәп бәйрәмдә катнашты безнең укучыларыбыз!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100