news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабантуйга милли киемнәр киеп баручы гаиләләр өчен фотобәйге дәвам итә

Сабантуйга милли киемнәр киеп баручы гаиләләр өчен фотобәйге дәвам итә
Фото: бәйгедә катнашучылар – Әтнә районыннан Фазылҗановлар гаиләсе

Узган ял көннәрендә Татарстанда беренче Сабантуйлар узды. «Татар-информ» «Нарядный Сабантуй – 2026» конкурсында катнашу өчен фотосурәтләр кабул итүне дәвам итә.

Бәйгедә катнашу шартлары:

  • 26 июньгә кадәр гаиләгез белән Сабантуйда милли киемнәр киеп төшкән фотосурәтне «ВКонтакте» социаль челтәренә #НарядныйСабантуй2026 хештегы белән урнаштырырга;
  • Гаиләнең фамилиясен һәм торак пунктны күрсәтергә;
  • Фотода гаилә булырга тиеш: ир белән хатын, әти-әни белән балалар, яисә өлкән буын вәкилләре – әбиләр һәм бабайлар;
  • Бер кешенең яисә иҗат коллективларының фотолары кабул ителми;
  • Конкурста бары тик 2026 елгы Сабантуйларда төшерелгән фотосурәтләр генә катнаша ала;
  • Фотода төрле халыкларның милли киемнәре булырга мөмкин;
  • Бер гаиләдән бары тик бер генә эш кабул ителә;
  • Конкурс вакытында катнашучының «ВКонтакте» сәхифәсе ачык булырга тиеш.

Конкурс этаплары:

  • Эксперт комиссиясе иң яхшы 30 фотоны сайлап алачак;
  • 1 июльдә алар «Татар-информ» сайтында урнаштырылачак, шуннан соң халык тавыш бирүе башланачак;
  • Тавышларны ясалма рәвештә арттырган очракта, катнашучы конкурстан төшеп калачак;
  • Нәтиҗәләр 8 июльдә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә билгеле булачак.

Өч җиңүче бүләкләр алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot