Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабантуйда Кукмараның Әсән-Елга авылы тарихына багышлап чыгарылган китап тәкъдим ителде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Кукмараның Әсән-Елга авылы Сабан туе авыл тарихына багышлап нәшер ителгән китапны тәкъдим итү белән дә истә калыр. Әлеге китапның авторы - Фәрит Вәлиев. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәлахетдинова яза.
«Китапка тарихи, архив материаллары бик күп керде. Аны эшәгән вакытта ярдәм иткән һәркемгә чиксез зур рәхмәт», - диде Фәрит абый.
Авыл тарихына багышланган китап райондаш, бүгенге көндә Татарстан Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Илнар Хафизов тырышлыгы белән дөнья курде.
«Авыл тарихына багышлап китап чыгарасы килгән иде, ниһаять, безнең теләкләр чынга ашты. Минем кулымда әле яңа гына табадан төшкән китап. Аны әзерләүдә Фәрит абый Вәлиев бик зур хезмәт куйды. Архивларда утырып мәгълүмат җыю, халыктан тупланган язмаларны китап итеп бастыру - зур хезмәт сорый торган эш. Мәгълүмат җыйган өчен авылдашларга зур рәхмәт. Хәтта читтә яшәүчеләр дә китапка кереп калу өчен язмалар җибәрделәр. Һәркемне китапка кертергә тырыштык.
Анда күпме тарих, сугыштан соңгы еллар, колхозлашу еллары, яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайтып, инде бүгенге көндә арабызда булмаган ветераннар, хезмәт ветераннары, авылның җирлек башлыгы, хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән кешеләр һәм һәр гаиләнең тарихы шушы китапка кертелгән. Без китапны 250 данә бастырдык. Авылда яшәүче, китапка кергән гаиләләргә бушка тапшырабыз. Безнең гаиләдән бүләк булачак», - диде Илнар Фәнил улы.
Бәйрәм чарасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин да катнашты һәм котлау сүзләрен ирештерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз