news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабантуйда Казан семинариясе һәм Әл-Әзһәр университеты хезмәттәшлеге турында сөйләштеләр

Сабан туен бәйрәм итү кысаларында Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Мөселман аксакаллары советы генераль секретаре Мөхәммәд Әбделсәлам белән очрашты. Бу хакта Татарстан митрополиясенең Телеграм-каналы хәбәр итә.

Әңгәмә барышында яклар «Әл-Әзһәр» университеты (Мисыр) һәм Казан руханилар семинариясе арасындагы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

Билгеләп үтелгәнчә, элегрәк Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Мөхәммәд Әбделсәлам белән очрашуда уку йортлары арасындагы элемтәләрне җайга салу кирәклеген искәрткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot