Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Сабантуй» журналы 2025 елга йомгак ясады: Укытучыларның ярдәме мөһим
Бүген «Татмедиа» бинасындагы «Балачак» студиясендә «Сабантуй» журналы редакциясе «Телебез сагында сез – әниләр!» дип аталган түгәрәк өстәл уздырды. Чарада 2025 ел саннарына күзәтү, 2026 елга планлаштырылган проектларны тәкъдим итү, узган ел нәтиҗәләрен барлау һәм балаларны татарча укуга җәлеп итү юллары турында фикер алышу булды.
Очрашуда журнал белән күп еллар дәвамында хезмәттәшлек иткән укытучылар, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрапова, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Интертат» электрон газетасы журналисты Рузилә Мөхәммәтова, ТНВда «Манзара» тапшыруын алып баручы Әдилә Сәфәрова һәм «Әниләр марафоны» авторы Динара Әхмәт катнашты. Алар балаларны «Сабантуй» журналына җәлеп итү, заманча рубрикалар булдыру һәм ата-аналар белән эшләү үзенчәлекләре турында фикерләрен җиткерде.
- Редакция хәбәр иткәнчә, 2025 елда журнал 41 мең данә тираж белән чыккан. Аена уртача 3,8 мең кеше язылган. Басма почта аша һәм альтернатив ысул белән таратыла. Балалар өчен 30дан артык бәйге, марафон һәм акция оештырылган, интернетта дистәләгән видеопроект тәкъдим ителгән.
Шулай да журналны таратуда кыенлыклар бар. Төп проблемаларның берсе – мәгълүмат ата-аналарга барып җитмәү һәм почта хезмәте белән бәйле өзеклекләр. «Хәзерге вакытта мәгълүмат бик күп, кайбер әти-әниләр хәтта «Сабантуй» журналы барлыгын да белми», – дип искәртте баш мөхәррир урынбасары Руфия Мөхетдинова. Аның әйтүенчә, әлеге шартларда редакция укытучылар белән актив эшләргә мәҗбүр һәм бу алым нәтиҗәләр бирә.
Руфия Мөхетдинова
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Баш мөхәррир Зилә Фәйзуллина балалар өчен татар телендә видеолар, остаханәләр һәм интерактив проектлар әзерләнүе турында әйтте. Ләкин болар гына журналга язылу теләген уята алмый, дип билгеләде ул.
«Видеолар да төшердек, слайм да ясадык, «тай-дай» да буядык — нәрсә белән генә маташмадык. Балалар үзләре кызыксынып, «Әти-әни, язылыйк!» дип әйтер, дип өметләнгән идек. Ләкин телефон җиңә. Без конкуренциягә сәләтле түгел, телефон белән бары тик дуслашып кына була. Шуңа балаларга укытучылар аша барып җитү алымын кулланабыз. Укытучылар булмаса, альтернатив язылу булмас иде. Әти-әниләрнең мәшәкате шулкадәр күп, алар өчен журнал йөзенче урында», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Руфия Мөхетдинова «Татар-информ» журналистына киләсе елда нинди яңалыклар көтелүе турында да сөйләде. Редакция нейрочелтәрләр ярдәмендә «җанлы» тышлыклар булдырырга җыена. Укучы телефон камерасын тышлыкка якынайткач, анда төшкән геройның яки тышлыкка чыккан баланың сурәте хәрәкәтләнә башлаячак. «Мәсәлән, тышлыкка чыккан баланың фотосына телефонны якынайткач, ул үзенең сәләтен күрсәтәчәк: җырлаячак яки сөйләшәчәк. Бу балаларга якын формат», — дип сөйләде ул.
2026 елда Габдулла Тукай тууга 140 ел тулу уңаеннан, журнал шагыйрьнең әсәрләрен комикс форматында чыгарырга ниятли. Редакция хезмәткәрләре сүзләренчә, хәзерге балалар комиксларны бик ярата, һәм бу – классик әдәбиятны популярлаштыруның нәтиҗәле юлы.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз