Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сабантуй оештыручысы: Дубайда узачак милли бәйрәмебез башка гарәп илләрен дә берләштерә

12 апрельдә 15.00 сәгатьтә Дубайның Сафа Парк мәйданчыгында өченче тапкыр татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе узачак. Милли бәйрәмгә керү бушлай, теләге булган һәркем килә ала.
«Гадәттә, бәйрәмдә 2500ләп кеше катнаша һәм бу сан ел саен арта. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Дубай Сабан туе Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татарларны гына түгел, башка гарәп илләрен дә берләштерә. Күрше Согуд Гарәбстаны, Оман, Катар, Мисырда яшәүче ватандашлар да бик теләп катнаша. Башка халык вәкилләре дә бәйрәмгә кызыксыну белдерәләр. Теләгән һәркем килеп татар халкының гореф-гадәтләрен, милли уеннарын күрә, татар артистларының чыгышын тыңлый, милли ризыкларны авыз итә, гомумән, бәйрәм рухын тоя ала», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Сабан туен оештыручыларның берсе Камил Галиуллин.
Аның әйтүенчә, быел программада милли көрәш, төрле уеннар, җыр-бию, сату итү мәйданчыклары, шулай ук чакырылган артистлар – Илназ Сафиуллин, Чулпан Йосыпова, махсус Мәскәү кунаклары – DJ Радик, Айрат Сафин, Рената Эльясова чыгыш ясаячак.
- Чараны оештыручылар быел да «First Select» компаниясенә нигез салучы, Дубайда яшәүче ике татар егете – Камил Галиуллин һәм Ислам Закиров. Алар өченче ел рәттән чит илләрдә татар мәдәниятен популярлаштыру, үстерү проектларын тормышка ашыра. Чара Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз