Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабантуй һәм Бөек Болгар ИСЕСКО мирасы исемлегенә керә ала
Сабантуй матди булмаган һәм Бөек Болгар материаль мирас сыйфатында ИСЕСКО мирасы исемлегенә керергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га оешманың генераль директоры канцеляриясе директоры доктор Сали Мабрук хәбәр итте.
«Мин Бөек Болгар тарихы белән сокланам, аның турында бөтен дөнья белсен иде», - дип ассызыклады ул.
Моннан тыш, милли бәйрәм Сабантуйны матди булмаган мирас исемлегенә кертүне килештерү стадияләрендә, дип өстәде ТР Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.
«Матди булмаган мирас исемлегенә кайбер вакыйгалар керергә мөмкин. Мәсәлән, Сабантуй хәзер рәсмиләштерү стадиясендә», - дип аңлатты ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз