news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабантуенда төп бүләк сөлге булырга тиеш - Кадрия Идрисова

Телевизор, суыткыч ише кыйммәтле бүләкләр чигүле сөлгегә өстәмә итеп кенә бирелсен ди, "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе

(Сарман, 25 сентябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). "Сабантуенда иң беренче төп бүләк сөлге булырга тиеш. Көрәш батырына да, ат ярышында җиңүчегә дә, гер күтәрүчегә дә сөлге бүләк ителсен.  Суыткыч, телевизорлар сөлгегә өстәмә буларак кына иярсен", - ди.

"Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова. Бу хакта бүген "Татар-информ" хәбәрчесенә  Сарман районындагы "Сөлге туе" күчмә утырышында белдерде.

"Өч ел элек сөлге чигү буенча мастер-класс уздырган идек. Менә хәзер җирлекләрдә шуның үтәлеше белән танышабыз. Шөкер, чигүчеләр күп. Безнең татар халкы ут белән бер бит ул, башлангыч кына бир син аңа.

Сөлге- татар халкында иң беренче бүләк булырга тиеш. Теләсә нинди бәйрәмдә, ярышта чигелгән сөлге төп бүләк булсын. Ул җиңүчегә фәлән кызы, фәлән килене чиккән сөлге дип тапшырылсын",- диде ул.

Сарман районында узачак "Сөлге туе" күчмә утырышында Татарстанның 27 районыннан, 7 төбәктән делегатлар катнаша. Алар анда" Шәфкать" үзәгенең эшчәнлеге, "Татар Илеге" яр буе паркында булып, районда яшәүче төрле милләт вәкилләре,  аларның милли ризыклары белән танышачак, сөлге чигү буенча дәресләр алачак. Чараның төп кульминациясе - "Лилия" балалар бакчасына йөрүче нәниләрнең сөлге чигүен тамаша кылу булачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100