news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабан туена бүләк җыю проекты җитәкчесе: Быел беренче тапкыр Батыр гимны яңгыраячак

Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе генераль директоры һәм Сабан туена бүләк җыю проекты җитәкчесе Галина Шәрәфетдинова әйтүенчә, быел бүләк җыю вакыйгасы кысаларында, беренче тапкыр Батыр гимны яңгыраячак.

17 июнь көнне Казан Сабан туена бүләкләрне дүрт урында ат арбалары белән җыеп йөриячәкләр. Аннары соңгы нокта булган Камал театры каршында Үзәк мәйданда очрашачаклар. Биредә театральләштерелгән тамашалар көтелә. «Милли кулинария һәм милли һөнәрчелек мәйданнары да, балалар өчен дә мәйданчык та булачак. Теләгән һәркем үзенә шөгыль таба алачак. Беренче тапкыр Батыр гимны яңгыраячак», - диде Галина Шәрәфетдинова «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

Аның сүзләренчә, җыелган бүләкләрне район хакимиятләренә тапшырачаклар. Аларны Мирный, Дәрвишләр бистәсе һәм Аккош күлендә Сабан туе ярышларында җиңүчеләргә бүләк итәчәкләр.

«Без бу бәйрәмне бик киңкүләм итәргә, фестивальгә әйләндерергә телибез. Казан Сабан туена килүче туристлар, бәйрәмгә бүләк җыйган вакытта ук, иртәрәк килүен телибез. Сабан туена кадәр бүләк җыюны да, ат чабышларын да күрә алачаклар», - диде Шәрәфетдинова.

Теләге булганнар бүләкләрне Казан Кремле янында 11 дә тапшыра алачак. Ат арбасы Бауманы урамы буенча узып, бүләкләр кабул итәчәк. Соңгы ноктасы Камал театры янында. Муса Җәлил исемендәге театр яныннан ат арбасы Пушкин урамы буйлап, шулай ук Камал театры янына киләчәк. «Безнең бурыч – традицияне яшь буынга җиткерү. Предприятиеләрне, халыкны бәйрәмдә катнашырга чакырабыз», - дип белдерде Галина Шәрәфетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100