Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сабан туен уразада үткәрмибез – Камышлы мөселманнары
Самара өлкәсенең Камышлы районы мөселманнары җирле матбугатка ачык хат юллаган.
(Казан, 19 аперель, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). "Дүшәмбе көнне, ягъни 18 апрельдә уздырылган киңәшмәдә милли бәйрәм - Сабан туен 10 июньдә - Рамазан ае уртасында үткәрергә карар кылганнар", - дип язган Самара өлкәсенең Камышлы районы мөселманнары үзләренең ачык хатында. Бу хат "Самара татарлары" сайтында урнаштырылган.
"Кыр эшләре тәмамлану белән Сабан туе бәйрәмнәрен үткәрү - татар халкының күркәм гадәтләренең берсе. Соңгы берничә елда мондый милли чараларны, изге Рамазан аена туры килү сәбәпле, мөселманнарга хөрмәт йөзеннән, йә алданрак, йә бераз соңрак үткәрә килделәр. Безнең Камышлы районы "кече Татарстан" дип йөртелә. Биредә яшәүче халыкның 82 проценты татар-мөселман халкын тәшкил итә. Ә инде моңа өстәп, Урта Азия якларыннан килгән дин кардәшләребезне дә санасак, бу сан тагын да арта төшә. Күбесе төрле сәбәпләр аркасында ураза тота алмаса да, әлеге изге йоланы үтәгән кешеләрне хөрмәт итәләр, көндезләрен булса да, ачыктан-ачык ашау һәм мәҗлесләр үткәрүдән тыелып торалар. Ә безнең район хакимияте быел үзгә яңалык керткән икән. Дүшәмбе көнне, ягъни 18 апрельдә уздырылган киңәшмәдә Сабан туен - милли бәйрәмне Рамазан ае уртасында - 10 июньдә үткәрергә карар кылганнар.
Татарстанда гына түгел, күпчелек татарлар яшәгән төбәкләрдә дә, Сабан туе бәйрәмен кичектереп, Рамазан ае тәмамлангач үткәрергә, дип сөйләштеләр. Ә Камышлы районы администрациясе хезмәткәрләре, җирле мөселманнарның фикере белән санлашмыйча, үзара гына карар кабул итеп, зур чараны ураза вакытында үткәрергә телиләр. Шул уңайдан хөрмәтле шагыйребез Габдулла Тукайның шигыре искә төшеп, әлеге хәлгә туры килгәне ачыкланды:
Инде динне ташлыйлар,
Уразада ашыйлар;
Оялмыйча Алладан,
Ничек гает ясыйлар?..
Барсы качып ашады,
«Көндез сәхәр» ясады…
Бу хәл безне нык борчыганга күрә, үзара килешеп, бәлки үзгәрешләр кертелер дигән өмет белән сезгә хат аша мөрәҗәгать итәргә булдык. Хөрмәт белән, Камышлы районы мөселманнары һәм мәхәллә-мәсҗидләре әгъзалары», диелгән ачык хатта.
Белешмә: Камышлы - Самара өлкәсендә урнашкан, күпчелекне татарлар тәшкил иткән муниципаль район. Камышлы төбәгендә, Россиядә беренче булып. нефть ятмалары табылган һәм аны кудыру заводы корылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз