news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабан туен, Каравонны бөтен дөньяга таратырга-җиткерергә кирәк — Минтимер Шәймиев

Матди булмаган мирас белән шөгыльләнергә хыялланам”, - диде Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе.

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). “Матди булмаган мирас белән шөгыльләнергә хыялланам”, - диде Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, “Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды”ның Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйковка биргән интервьюсында. “Шушы юнәлештә эшлисе килә. Ел саен дөнья буйлап Сабан туен гөрләтеп уздырабыз, русларның Каравон фестивале бар. Башка милләтләрнең дә милли бәйрәмнәре бар. Аларны бөтен дөньяга таратырга-җиткерергә кирәк, чөнки бу – мирас. Бу бәйрәмнәр һәркемгә – баламы ул, урта буын вәкилеме, өлкән кешеме – барысына да ошый, күңелләргә хуш килә. Без бит башка илләрнең, халыкларның бәйрәмнәрен яратабыз. Мирасыбызны саклау эшен менә шушы юнәлештә дәвам итәргә кирәк дип саныйм”, - дип аңлатты ул. 

 “ЮНЕСКО ның Матди булмаган мирасны саклау турында конвенциясе бар, аңа катнашмаган илләрнең саны дөнья буенча бер-ике дистәгә дә тулмый. Россия дә шулар исәбендә. Россия – күпмилләтле ил, шуңа күрә матди булмаган мирасның нинди генә рәвешләре юк бездә! Узган ел РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең еллык утырышында шушы фикерне алга сөреп, әлеге Конвенциягә кушылу мәсьәләсен кузгаткан идем. Комиссия башлыгы, чит ил эшләре министры Сергей Лавров моны хуплады”, - диде Татарстанның беренче Президенты.

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, бу уңайдан хәзерге вакытта Хөкүмәт махсус комиссия булдырырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100