news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабан туе вакытында Казанда транспорт хәрәкәте тәртибе үзгәрәчәк

Татарстан башкаласында 20 июньнән 21 июньгә 17.00 сәгатькә кадәр Урман шәһәрчегеннән Ферма шоссесына кадәр берьяклы хәрәкәт оештырылачак. Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.

«Урман шәһәрчеге» торак комплексында яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен, Бертуган Батталовлар урамы буенча Оренбург тракты ягына чыгу мөмкинлеге булган ике яклы хәрәкәт сакланачак», - дип өстәде Сәгыйтова.

Докладчы шулай ук 21 июньдә Сабан туе мәйданчыкларына бушлай шаттллар оештырылачагын әйтте. Шул рәвешле, Тынычлык бистәсендәге Каенлыкка «Җиңү проспекты», «Филармониянең концерт залы», «10нчы микрорайон», «Павлюхин урамы» һәм «Глазунов урамы» тукталышларыннан барып булачак.

Аккош күлендәге мәйданчыкка исә - «Ремплер» торак массивы янындагы тукталыштан, ә Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкка кадәр «Компрессор заводы» тукталышыннан һәм «Мега» сәүдә үзәге парковкасыннан барырга мөмкин.

Казан мэры Илсур Метшин, үз чиратында, бәйрәм вакытында шәһәр халкын җәмәгать транспортыннан файдаланырга чакырды, аның эшен лаеклы дәрәҗәдә оештырырга вәгъдә итте.

«Без сан һәм сыйфатны тәэмин итәчәкбез», – дип белдерде ТР башкаласы мэры.

news_right_1
news_right_2
news_bot