news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабан туе халыклар хезмәттәшлеге урынына әверелде - Алексей Песошин

Түбән Кама бәйрәмендә татар эстрадасы җырчылары һәм илкүләм йолдызлар чыгыш ясый.

Сабан туе халыклар хезмәттәшлеге  урынына әверелде - Алексей Песошин
prav.tatarstan.ru

(Казан, 1 июль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Түбән Кама муниципаль районына эшлекле сәфәр кыла, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

"Ильинка" мәдәни-спорт комплексы территориясендә татар халкының милли бәйрәме - Сабан туен билгеләп үтәләр.

Быел Түбән Камада үткән Сабан туен онлайн карарга мөмкин – районның рәсми сайтында туры трансляция алып барыла.

Иртәнге 07.00 сәгатьтә шәһәрдән махсус автобус маршрутлары йөри башлады, алар барлык теләүчеләрне мәйданга китерә.

Бәйрәм кунакларын шәһәрнең милли җәмгыять вәкилләре каршы алды. Һәр җәмгыять быел төрле халыкларның көнкүрешен һәм мәдәниятен чагылдырган алачык тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры белән бергә бәйрәмнең кунаклары арасында Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин бар.

Сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда, Айдар Метшин татар халкының милли бәйрәме Сабан туе халыклар бердәмлеге бәйрәме булуын әйтте.

Үз чиратында, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, “Сабан туе халыкларның хезмәттәшлеге һәм мәдәниятләрне баету урынына әверелде”. Ул шулай ук Сабан туе катнашучыларына һәм кунакларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов юллаган бәйрәм котлавын укып узды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100