news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабан туе чабышларында Рамзан Кадыровның дүрт аты катнашуы көтелә

Атлар гаризада булуга карамастан, аларның катнашуы әлегә кадәр расланмаган.

Сабан туе чабышларында Рамзан Кадыровның дүрт аты катнашуы көтелә
архив, Рамиль Гали

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Артур Казанцев). Казан ипподромында Сабан туе бәйрәмендә Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыровның дүрт аты катнашыр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов сөйләде.

«Гадәттә, аның атлары Республика көнендә катнаша һәм быел, һичшиксез, киләчәк. Тик күптән түгел алар Россия Президенты призына үткәрелгән ярышларда катнашты. Алар әле хәл җыеп өлгермәгәндер дип уйлыйм.  Шулай да бу Сабан туена гаризада Кадыров атлары бар», — дип уртаклашты министр урынбасары.

Ул билгеләп үткәнчә, «3 яшьтән өлкәнрәк бияләр» категориясендә 2 мең метрга узышта Сәлим Әхәтун кушаматлы ат катнашачак. Рамзан Кадыров аты икенче бия белән бергә унынчы ат чабышында катнашачак.

Моннан тыш, Нәҗип Хаҗипов сүзләренә караганда, ярышларда Чечня Республикасы Башлыгының Пафос һәм Анцелот кушаматлы атлары катнашачак.

  • Ярышлар 13: 00 сәгатьтә башлана. 13 йөгереш оештырылачак, аларның берсе — понига керү, дүрт юртаклар чабышы, калганнары — башка токым өчен. «Алтын Аргамак» ат чабышларында җиңүчеләр бер-берсе белән 1,8 миллион сумлык бүләк фондын бүлешәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100