Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сабан туе билгесе «Тулпар» Чуваш Республикасына тапшырылды
2018 елда федераль Сабан туе Чабаксарда узачак.
(Әстерхан, 13 май, «Татар-информ», Айсылу Хафизова). Әстерханда федераль Сабан туе-2017 тәмамланды. Сабан туе билгесе - «Тулпар» Чуваш Республикасы вәкилләренә тапшырылды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты урынбасары Марс Тукаев хәбәр иткәнчә, Әстерханда федераль Сабан туе 2007 елда узган була.
«Ул вакытта да аны югары дәрәҗәдә уздырдылар. Һәм 10 елдан соң федераль Сабан туе Әстерханга кайтты. Күреп торасыз, ул югары дәрәҗәдә үтте, бик яхшы әзерләнгәннәр. Безнең Президент та Сабан туеннан канәгать калды. Киләсе елда федераль Сабан туе күрше республикада – Чувашиядә, Чабаксар шәһәрендә узачак. Анда да ул иң югары дәрәҗәдә үтәр дип уйлыйбыз», – диде Марс Тукаев.
«Әстерхан өлкәсенә быел Россиянең 44 төбәгеннән кунаклар килде. Бу чыннан да федераль Сабан туе булды», – дип ассызыклады Тукаев.
«Бөтендөнья татар конгрессы Әстерхан төбәгенең “Дуслык” татар җәмгыятенә, шәхсән аның җитәкчесе Алмаев Әнвәр Ибраһим улына рәхмәтен белдерә. Мондый активистлар булганда, безнең милли чаралар бик яхшы уза. Без Чуваш Республикасындагы федераль Сабан туенда ватандашларыбыз белән очрашуны көтеп калабыз», – дип белдерде Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров.
Халык күңел ачуы ахырына якынлаша. Татарстан делегациясе Казанга кайта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз