news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы Сабан туенда атлар чабышының приз фонды билгеле

8 июньдә Әлки районында Сабан туе була. Милли бәйрәмгә әзерлек эшләре күптән башланды инде. «Яшь имәннәр» балалар лагеры янындагы үзәнлектә, Сабантуй мәйданында чистарту, корылмаларны яңарту, буяу эшләре башкарыла. Ә көрәштә, башка ярышларда катнашучылар район Сабан туенда лаеклы чыгыш ясау өчен, хәзерлекләр алып бара. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Азат Низамиев яза.

Милли бәйрәмдә ат чабышларын күп кеше тамаша кыла. Соңгы елларда ат чабышларында «Хузангай» җәмгыятендә тәрбияләнә торган «Орлов» токымлы юртаклар күп катнаша башлады.

Сабан туенда атлар чабышы өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җаваплы. Идарә җитәкчесе Роберт Гадиев быел атлар ярышы өчен приз фонды 190 мең итеп билгеләнүен әйтте», – диде бу токым атлар асрала торган ферма җитәкчесе Марат Гобәйдуллин.

Ярышлар – «Орлов» токымлы юртаклар һәм авыл атлары һәм ярымтокымлы чабышкылар арасында үткәреләчәк икән. Бәйге 8 июньдә 11 сәгатьтә башлана. Ат чабышлары буенча сораулар булса, 89179337480 телефонына шалтыратырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100