news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабалылар “Сихерче“ спектаклен яратып кабул итте

Саба районында Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының гастрольләре узды.

(Саба, 1 март, "Татар-⁠информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Саба районында Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының гастрольләре узды. Районда чын мәгънәсендә мәдәниятле, әдәбият-сәнгатькә гашыйк халык яши. Моның шулай икәнлеген Түбән Кама татар дәүләт драма театрының Лесхоз, Юлбат, Саба мәдәният йортларында тулы заллар, тамашачыларның көчле алкышлары астында узган сәхнә әсәрләре тагын бер кат дәлилләде, дип яза җирле басма.

Район мәдәният йортында сәхнәләштерелгән «Сихерче» спектаклен халык чын-чынлап сихерләнеп карады. Нәбирә Гыйматдинова иҗатын яратучылар игътибар итәдер, аның әсәрләрендә төп геройларны уртак сыйфатлар берләштерә: хатын-кызлар башкаларга ошамаган, дөньяга үзләренчә карыйлар, табигатьне, тереклекнең һәр күзәнәген бөтен җаннары белән яраталар, аның телен аңлый беләләр. «Сихерче» әсәре дә нәкъ менә шушы яссылыкка корылган иде. Спектакльнең премьерасы Түбән Кама сәхнәсендә 12, 13 февраль көннәрендә булса, район өчен труппаның ул беренче гастрольләре буларак үзенчәлекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot