news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабалылар республикакүләм спартакиадада өченче урынны алган

Чаңгы ярышында гомум исәптә мамадышлыларга тиңнәр булмады.

(Саба, 11 март, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Бишенче ел рәттән Саба районы “Татавтодор“ акционерлык җәмгыятенең филиаллары арасында республикакүләм спартакиада уздырыла. Быел да Лесхозның “Карпат” спорт һәм күңел ачу комплексы барлыгы 10 филиалдан җыйналган куәтле һәм көчле командаларны каршы алды, дип яза җирле басма.

Традицион төстә үткәрелүче спорт һәм ял бәйрәмен муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов ачып, юлчыларга катлаулы хезмәтләрендә уңышлар һәм спортта яңа җиңүләр теләде. Шулай ук “Татавтодор” ачык акционерлык җәмгыятенең техник директоры Наил Хәйретдинов кунакчыл Саба төбәгенә олы рәхмәтен белдерде, үз чыгышында әлеге бәйрәмнең үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу чарасы да икәнлегенә басым ясады.

Спартакиаданың төп максаты – чаңгы спортында иң җитезләрне билгеләүгә юнәлдерелгән булса да, күңелең теләгән спорт төре белән шөгыльләнергә бөтен мөмкинлекләр тудырылган: пневматик мылтыктан ату, гер күтәрү, аркан тартышу, төрле аттракционнар, бәйрәмчә бизәлгән җигүле атлар, понилар, балалар өчен зур шугалак-тау, “Нарат” боз сараенда тимераякта шуу, кар машинасында хозурлану, чаңгыда йөрү, кыскасы, теләгәнчә күңел ачарга бар да бар иде.

Бәйрәм чарасын «Веселые волгари» («Идел егетләре») ансамбле ямьләде, балалар өчен махсус мәйдан, мул сыйлы табыннары һәм бәйрәмчә бизәлеше белән “Карпат” ул көнне Сабантуй мәйданын хәтерләтте. Чаңгы ярышы хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында 4 яшь аралыгында үткәрелде. Спортчыларга хезмәттәшләренең ялкынлы тавышлары көч-куәт өстәде, чын мәгънәсендә бердәмлек, бергәлек тантана итте. «Татавтодор» акционерлык җәмгыятенең гражданнар оборонасы хезмәте җитәкчесе Ринат Мөхәммәтҗанов командаларның елдан-ел көчлеләнүен, күрсәткечләрнең яхшыруын билгеләп үтте. Чаңгы ярышында гомум исәптә мамадышлыларга тиңнәр булмады. Икенче урынга Арча юлчы-спортчылары лаек дип табылды, өченче урынны бәйрәмнең төп хуҗалары – Саба филиалы хезмәткәрләре яулады.

Җиңүчеләрне башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов тәбрикләп, республиканың, шул исәптән районның юллар төзелешендә зур өлешен керткән коллективка рәхмәт сүзләре җиткерде, алга таба да җәмгыятьнең яңа казанышларга ирешүен теләде. “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең идарә аппараты һәм төрле филиаллардан җыйналган коллективлар әлеге чарадан хезмәткә яңа этәргеч, зур тәэсирләр алып таралыштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot