Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабага республика журналистлары Медиасабантуйга җыелды
Бүген Саба районында республика журналистларының Сабан туе үтә. Бәйрәм идеясе авторы, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков журналистларны сәламләде һәм фикерләрен җиткерде.
Фото: © Юлай Низаев
«Чыгышымны Саба районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановка һәм коллегаларга рәхмәт сүзләреннән башлыйсым килә. Үзебезнең тарихта 3нче тапкыр мондый Сабантуй уздырабыз һәм 2нче мәртәбә Сабада. Саба — чыннан республикабызның Швейцариясе, матур төбәге. Бик зур рәхмәт кунакчыллык өчен. Монда спорт ярышлары белән команда рухын формалаштыра торган чара үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Быел чара масштаблырак үтә. Бөтен Татарстан журналистлары бәйрәменә әверелә», — дип белдерде ул.
Фото: © Юлай Низаев
Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов исә чыгышы вакытында матбугат һәм массакүләм мәгълүмат өлкәсендәге хезмәтнең әһәмиятен билгеләп узды.
«Сез бүгенге көндә халыкның тормышын алып баручылар. Сез булганны, булачакны күрсәтүчеләр һәм элеккене онытмыйча киләчәк буынга тапшыручылар. Сез дөньяда барган бар вакыйгаларны халыкка тарих битләренә язучылар. Сезнең эшләрегездә уңышлар! Зур эшләрегез өчен рәхмәт», — дип ассызыклады муниципалитет җитәкчесе.
Сабантуй җыр-моңнар, ярышлар һәм уеннар белән дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз