news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабадан Зилә Батыршина Германияда юниорлар арасында дөнья рекорды куйды

Германиянең Зуль шәһәрендә юниорлар арасында ISSF Дөнья кубогына стендлы ату буенча ярышлар узды.

(Казан, 2 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Саба районыннан Батыршина Зилә Германияда юниорлар арасында дөнья рекордын куйды, дип хәбәр итә район басмасы. 
 
23-28 июнь көннәрендә Германиянең Зуль шәһәрендә юниорлар арасында ISSF Дөнья кубогына стендлы ату буенча ярышлар узды. Стендлы ату буенча Россия җыелма командасында Татарстаннан барлыгы биш спортчы катнашты. Алар арасында “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче спорт мастерына кандидат – Батыршина Зилә дә бар иде.
Стендлы ату буенча дөнья кубогының юниорлар командасында җиңүче дип Саба районы кызы Зилә Батыршина танылды. Россия җыелма командасын шулай ук Анна Жаднова һәм Елена Бухонова яклады.
 
Гомумән алганда, кызлар барлыгы 308 очко җыеп, юниорлар арасында дөнья рекордын куйдылар. Көмеш медальгә ия булган – кытайлар җиңүчеләрдән 6 очкога, 3 нче урынга лаек булучы – Һиндстан 14 очкога калышты.
 

Шәхси турнирда Зилә пьедесталга менәргә аз гына калышты. Күнегүдә 125 мишеньның 110на тидереп, ул шулай ук юниорлар арасында дөнья рекордын куйды, ләкин финалда дүртенче урында калды, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100