news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабадан яшь пар Мәскәүдә Бөтенроссия туйлар фестивалендә Татарстанны тәкъдим итәчәк

12-19 май көннәрендә Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форум кысаларында Россиядә Гаилә елына багышланган Бөтенроссия туй фестивале уза.

Сабадан яшь пар Мәскәүдә Бөтенроссия туйлар фестивалендә Татарстанны тәкъдим итәчәк
Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Сабадан быел өйләнешергә ниятләп гариза биргән яшь пар Мәскәүдә Бөтенроссия туйлар фестивалендә Татарстанны тәкъдим итәчәк. Иртәгә Данияр Мифтахов һәм Айгөл Гаттарованың никахлары рәсмиләштереләчәк. Бу хакта алар «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләделәр.

12-19 май көннәрендә Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форум кысаларында Россиядә Гаилә елына багышланган Бөтенроссия туй фестивале уза. Ачылыш көнне төрле төбәкләрдән 100 дән артык пар, шул исәптән Татарстаннан өч пар никахларын рәсмиләштергән. Алар өч бертуган, дип язган иде «Татар-информ». Иртәгә исә, ВДНХ күргәзмәләр үзәгендә Татарстан көне, һәм анда республикадан бердәнбер Айгөл һәм Данияр пары булачак.

Бу чараның максаты - Россия халыклары мәдәниятләренең күптөрлелеген һәм бердәмлеген күрсәтү. Яшь парларның никахларын теркәү тантанасына милли костюмнардан килү шарт. Барлык никахларны Мәскәү шәһәренең ЗАГС идарәсе органы терки, дип хәбәр иткән иде оештыручылар.

«Саба ЗАГС бүлегеннән фестивальдә катнашу турында тәкъдим килгәч, Даниярга әйттем. Әйдә, гариза җибәреп карыйк, бәлки узарбыз, дидем. Шактый вакыт хәбәр булмый торды, без инде өметләнмәгән дә идек, һәм көтмәгәндә, «сезнең парны Сабада сайлап алдылар, Татарстан күләмендә дә расладылар» дигән хәбәр килде», - дип уртаклашты булачак кәләшебез Айгөл.

«Башта ышанып булмады, алай була алмый шикелле тоела иде, аңа кадәр барып җитәрбез дип уйламаган идек. Аңлап бетереп тә булмый әле бу хәлләрне. Күңел шатлана, ләкин дулкынлану, курку хисләре бар инде», - ди Айгөл.

Мәскәүгә яшь парның әти-әниләре, энекәш-сеңелкәшләре дә бара. Айгөлнең әти-әнисе - Сабаның Кызыл-Мишә авылыннан. Даниярның әти-әнисе Иске Мичән авылында гомер кичерә. Шулай ук, алар белән бергә тантанада Саба районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шәфикова катнашачак.

Фото: ©

«Казаннан ЗАГС идарәсеннән, фестивальдә катнашу мөмкинлеге бар дип, кышын хәбәр иттеләр. Лаеклы татар пары кирәк дигәч, мин кызыксынып киттем. Узган елда Балтач районыннан парлар барган иде. Бу эшнең иҗади ягын да уйлап, соңгы арада быел гариза тапшырганнарны барлый башладык, берничә парны аерып куйдык. Район җитәкчелегендәге комиссия белән карап, Данияр белән Айгөл сайлап алынды. Нәсел-нәсәпләре, төс-кыяфәтләре дә исәпкә алынды», - диде ул «Татар-информ»га.

Гөлнар Шәфикова сүзләренчә, Айгөл белән Данияр мәктәптә укыган вакытта ук актив булган.

«Авылга гына түгел, районга билгеле балалар бар. Аларны район җитәкчеләре дә, Казан да раслады. Бу сәфәрнең чыгымнарын республика күтәрде. Әйтик, кияү белән кәләш өчен махсус киемнәр тегелде. Чын татар милли киемнәре алар. Бу чарада чыгыш ясау өчен «Агыйдел» ансамбле дә бара. Мәскәүдә оештыручылар тарафыннан яшь парлар өчен экскурсия дә оештырыла. Район өчен дә бик куанычлы вакыйга бу, матур гына йөреп кайтасы иде», - диде Гөлнар Шәфикова.

Беренче Бөтенроссия туй фестивале кысаларында мастер-класлар, лекцияләр, туй традицияләренә багышланган стендларда махсус программалар көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100