news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабадагы сайлау участогында референдумга килүчеләрне кайнар чәй белән сыйлыйлар

Сайлау участогы барлыгы 1396 тавыш бирүчене берләштерә.

(Саба, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Сабадагы Балалар иҗат үзәгенә урнашкан 2483нче сайлау участогы иртәнге 7:00 сәгатьтә тавыш бирүчеләрне кабул итә башлады. Тавыш бирүчеләрне кайнар чәй, коймак белән каршы алдылар. Бу хакта "Саба таңнары" газетасы хәбәр итә.

Гражданнар зур күңел күтәренкелеге белән үзара салым өчен референдумга килде Сайлау участогына барлыгы 1396 тавыш бирүчене берләштереп, аларның егерме бере алдан үз тавышларын бирде. Иртәнге 9 сәгать 15 минутта 155 граждан үзара салым өчен үз тавыш биргән иде инде, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Референдумга үзебезнең гражданлык бурычыбызны үтәү өчен зур күңел күтәренкелеге белән килдек. Референдум нәтиҗәләре күзгә күренеп тора. Сабабыз көннән-көн матурая, үсә төзекләндерә. Килгән кунакларны Сабабыз белән горурланып таныштырабыз", - диләр Рушания һәм Илшат Зариповлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100