Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабадада ягып җылыту сезонына әзерлек башланды
Программа нигезендә районда егәрлеге 100 квт.тан арткан 42 пар казаннары биналарын тикшерү каралган.
(Саба, 26 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Июль башында Саба муниципаль районы башкарма комитетының 2018-2019 елларның ягып җылыту сезонына әзерлекне тикшерүне үткәрү программасын раслау турындагы карары да кабул ителде һәм махсус комиссия төзелде. Билгеләнгән чаралар 1 августка кадәр гамәлгә ашырылырга һәм коммуналь тармакта җылылык челтәренең тотрыклы эшләвенә ирешелергә тиеш, дип хәбәр итә җирле басма.
Программа нигезендә районда егәрлеге 100 квт.тан арткан 42 пар казаннары биналарын тикшерү каралган. "Кышкы ягу чорына әзерлек белән керү мөһим. Безнең карамакта, егәрлеге 100 квт.тан түбәнрәкләрне дә кертеп, авыл җирлекләрендәге һәм Сабадагы социаль-мәдәни-көнкүреш билгеләнешендәге объектларны җылылык белән тәэмин итүче 74 пар казаны бар. Аларны ремонтлау планда каралган срокларда барды. Манометрлар, сигнализатор-термометр һәм башка приборлар тикшерүгә алып барылды. Браклары алыштырылды. Җылылык трассаларына ревизия үткәрелде һәм система юдырылды. Объектлар "Ростехнадзор" тикшерүен уңышлы үтеп, актларга имза куелды. Барысы 80 оператор укытылды. Чаралар ягу сезонында ЧПлар булдырмау максатында күрелә", - диде Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе баш инженеры Илдус Гомәров.
Күләмле капиталь ремонт эшләренә килгәндә, быел Саба гимназиясе "торба эчендәге торба" трассасы аша килгән кайнар су белән җылытылачак. Подрядчы "Энергосистема-Инжирининг" җәмгыяте инде эшне төгәлләп килә. Яңа трасса электр, җылылык энергиясе, җылы су белән тәэмин ителешне хисапка алу һәм көйләү приборларының тулы автоматлаштырылган системасы белән җиһазландырылган. Җылылык һәр блокка узелдан бүлеп җибәрелә. Автомат система узган ягу сезонында ук иске үткәргечкә тоташтырылган булган һәм бернинди хилафлыклар килмичә, төгәл эшләгән. "Бина башка еллар белән чагыштырганда җылырак та булды",– ди гимназиянең хуҗалык мөдире Марат Гыймадиев.
Ягу сезонына әзерлекне ачыклау максатында тикшерүләр Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе хезмәт күрсәткән биналарда да билгеләнгән срокларда алып барыла. Объектлардагы 56 пар казаны профилактик карау узган, җылылык системалары юдырылган. Моннан тыш предприятие мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендәге котельныйларның газ килү торбаларын ремонтлау подрядчысы да. Барысы 279,6 мең сумлык эшне 22 августка төгәлләү каралган. "Эшлибез, хезмәткәрләрнең кулыннан килә, вакытка сыешабыз",– ди предприятие директоры Нургаян Тимергалиев.
Муниципаль программа нигезендә тикшерү уза алган объектлар өчен сезонга әзерлек паспорты җылылык белән тәэмин итүчеләргә 1 сентябрьдән дә соңга калмыйча бирелергә тиеш. Коммуналь хуҗалыклар биналарда техник регламентта каралган температура режимы тотарга вәгъдә итә, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз