news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада үзара салым акчасына юлларны төзекләндерәләр

Көндезге сәгать икегә Сабаның 24-86 нчы сайлау участогында теркәлгән 1359 гражданның 735се тавыш биргән.

(Саба, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Ильмира Галимуллина). Киләсе елда Сабада үзара салым акчасына урамнарны карау, юллар салу һәм төзекләндерү эшләре планлаштырыла. Бу хакта "Саба таңанры" газетасы хәбәр итә. 

Сабаның 24-86нчы сайлау участогында да сайлауга килүчеләрне дәртле җыр, кайнар коймак һәм чәй белән каршы алдылар. Участокта теркәлгән 1359 гражданның 735 се көндезге сәгать икегә сайлауда катнашып китте. Иртәнге якта ук тавыш бирергә килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов та халыкның активлыгын билгеләп үтте.

“Безнең Җирлектә яшәүчеләрнең, үзара салым программасының әһәмиятле булуын аңлап, анда актив катнашулары мактауга лаек. Районыбызда үзара салым акчасына күп эшләр башкарылды һәм бу әлеге программаның уңышлы булуын тагын бер тапкыр раслады. Әле эшлиселәребез байтак. Киләсе елда да әлеге программа кысаларында районыбызның торак пунктларында урамнарны карау, юллар салу һәм башка яңарту-төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк”, -диде башкарма комитет җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot