news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада үзара салым акчасына башкарылган эшләр белән таныштырдылар

Сабинка аша басма-күпер төзелешенә өч миллионнан артык сум сарыф ителгән.

(Саба, 13 ноябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Сабада халык акчасына быел башкарылган эшләр белән җирлек башлыгы урынбасары Расих Хәсәнов газета-телевидение журналистларын урында таныштырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Сабада 14 тыкрык бар, быел шуларның җидесенә – 3 километрыннан артыгына вак таш җәелде. Бу максатка 1,65 миллион сум акча тотылды. Болар нигездә бер-ике йорт урнашкан тыкрыклар.

Сабинка аша басма-күпер салынган. Аның төзелешенә өч миллионнан артык сум сарыф ителгән.

Сабадагы ябык зиратны туя агачы белән әйләндереп алу һәм километрдан артык шланг сузып, җәй буе су сибү буенча 3,3 миллион сумлык эш тә халыкның үз акчасына һәм республика бюджеты хисабына башкарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100