news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада юл кагыйдәләрен бозучылар һәлакәткә очраган

Авария 24 августта Юлбат – Йосыф-Алан юлында килеп чыга.

(Саба, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары"). 5 августта 1994 елгы А. чит ил автомобилендә Сабадан Лесхозга таба барганда тизлекне нык арттыруы аркасында каршыга килүче машиналар өчен билгеләнгән полосаны кисеп чыга һәм юл астына төшеп әйләнә. Нәтиҗәдә йөртүче һәм аның 2002 елгы пассажиры тән җәрәхәтләре ала. Икесе дә иминлек каешларын эләктергән булалар. Авария урынына 7 минут эчендә килеп җиткән “Ашыгыч ярдәм” имгәнүчеләрне хастаханәгә алып китә, дип яза җирле басма.

Шундый ук авария 24 августта Юлбат – Йосыф-Алан юлында килеп чыга. 1998 елгы И. әнисе исеменә теркәлгән автомобильдә дамба астына төшеп әйләнә. Транспорт белән идарә итү таныклыгы юк һәм иминлек каешын эләктермәгән була. Нәтиҗәдә авыр тән җәрәхәтләре алган И. район хастаханәсеннән Казанга җибәрелә.

25 августта 1989 елгы Олыяз кешесе Шәмәрдәннең Лермонтов урамында хәрәкәт көйләнмәгән чатта сулга борылганда каршыга килүче транспорт чарасына юл бирми һәм велосипедта баручы бәрдерә. Нәтиҗәдә 2003 елгы яшүсмер тән җәрәхәтләре ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot