news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада «Җырлыйк әле» тамашасы булды

Сабада «Җырлыйк әле» тамашасы булды
Фото Саба муниципаль районы матбугат хезмәтеннән

Саба районы Явлаштау мәдәният йортында  «Җырлыйк әле»  шоу-проекты үткәрелде. Ул Саба күптармаклы җитештерү предприятиясе ачык акционерлар җәмгыяте һәм «Рамазан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләре катнашында узды.

Уен дүрт турдан торды, һәр турда өч биремне эшләргә кирәк иде. Бу турыда Саба муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Турлар арасында  тамашачыларга концерт номерлары тәкъдим ителде. Тамашачылар үзләренә рухи азык алды, үзешчәннәргә алкышлап, рәхәтләнеп ял иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot