news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада җәйге каникулда барлыгы 717 баланы эшкә урнаштыру бурычы куелган

Быел иң күп эшләүче укучылар саны буенча Саба гимназиясе лидерлык итә.

(Саба, 16 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Ильмира Галимуллина). Укучыларның җәйге каникуллары дәвам итә. Кемнәрдер мәктәп яны һәм башка төрле лагерьларда сәламәтлекләрен чыныктырса, авылда әби-бабайда ял итүчеләр дә, каникулларын файдалы хезмәт белән үткәрүчеләр дә бар.

Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре хәбәр итүенчә, июнь аенда районның 258 укучысы төрле оешма һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән килешү нигезендә эшләгән. Ә гомумән алганда, җәйге каникулда барлыгы 717 баланы эшкә урнаштыру бурычы тора. Район мәгариф бүлеге мәгълүматларына карасак, быел иң күп эшләүче укучылар саны буенча Саба гимназиясе лидерлык итә. Районның башка мәктәпләрендә дә укучылар хезмәт урыннары белән тәэмин ителгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot