Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сабада яшьләрне районда яшәү өчен шартлар тудыруга җәлеп итү турында сөйләштеләр
Актив яшьләргә министрлыкның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
(Саба, 17 август, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). 14 августта "Автобус 14..30" белән Сабага килделәр һәм "Сабантуй" мәдәни-спорт комплексында яшьләрне районда яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга җәлеп итү турында чын күңелдән сөйләшү оештырдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Саба яшьләренең белемгә омтылганлыгы беренче бирелгән сораудан ук күренде. Аудиторияне иң элек кесә телефоны компьютерны алыштырган заманда Шәмәрдән кызы Камилә китапханәдә үз яшенә, зәвыгына туры килгән заманча китаплар юклыгы турында сүз башлап җанландырды.
"Ә сез заявка бирдегезме һәм кемнәрнең китапханәләрдә булганы бар?"– дип кызыксынды район башлыгы һәм китапханәләрнең, яшьләр белән шөгыльләнүче учреждениеләр эшчәнлеген камилләштерүгә кагылышлы планнары белән уртаклашты.
Акциядә катнашучылар шулай ук клубларда яшьләр белән эшләүне кызыксынулары буенча төркемнәргә бүлеп оештыру, чит телләр өйрәнү мастер-класслары үткәрү, гаиләдә балалар үстерүче яшь әниләр Совет чоры мультикларын татарчага тәрҗемә итү мәсьәләләрен күтәрделәр.
Ә мәктәптән соң белгечлек алып кайтып авылда калырга теләгән яшьләр өчен социаль челтәрдә (ватцап, инстаграм) оешма-учреждениеләрдәге вакантлы урыннар турында мәгълүмат урнаштыру идеясен Рәис Миңнеханов "супер" дип атады һәм гамәлгә ашыруны йөкләде.
Соңыннан актив яшьләргә министрлыкның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Вәгъдә ителгән футболкага Камилә Гәрәева лаек булды. Ул кичтә "Автобус 14...30" автобус кузовында граффитига, районда акциянең узганлыгын раслап, "Саба" дигән язу да өстәделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз