Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сабада яшьләр арасында киберфутбол буенча районара турнир узды
Ярышларда Саба, Балтач, Арча муниципаль районнарыннан 14-30 яшьлек 20 киберспортчы катнашты.
(Саба, 30 ноябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары»). 29 нчы ноябрь көнне Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Балалар иҗат үзәгенең актлар залында «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе Саба җирле штабы инициативасы белән яшьләр арасында киберфутбол буенча районара турнир үткәрелде. Бу хакта район газетасы яза.
Ярышларда Саба, Балтач, Арча муниципаль районнарыннан 14-30 яшьлек 20 киберспортчы катнашты.
Турнирда Булат Хәйретдинов (Арча районы) җиңүче булды, икенче урынны Марат Мөнәвиров (Саба районы) һәм өченче урынны Радмир Харитонов (Саба районы) яулады. Җиңүчеләргә һәм призерларга «Азимут»спорт инвентаре кибете бүләк сертификатлары тапшырылды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз