Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сабада яшәүчеләр хәрбиләргә спорт кирәк-яраклары һәм кер юу машинасы җибәргән
Саба районыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм китте. Азык-төлек һәм башка кирәк-яракларны «Эзмә» авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләр әзерләп җибәрде.
Кирәк-яракларны җыеп туплауда һәм барасы техниканың төзеклеген һәм ягулык белән тәэмин итүдә җитәкчеләр Алмаз Зарипов, Зөлфәт Зарипов, Илдар Закиров, Илдар Исмәгыйлов (такталар белән), Райнур Әхмәтов, Радик Халиков (кош ите белән), «Умырзая» җәмгыяте (итләтә), «Рамазан», «Яшен», «ПМК Мелиорация» җәмгыятьләре зур тырышлык куйды, шулай ук халык сәдака акчалары да җыеп тапшырды.
Егетләребез үзләрен физик яктан нык тоту өчен спорт инвентарьлары белән дә ярдәм итүләрен сораган иде. Рифат Хисамов һәм Айдар Галиев гантель, гер белән булышты. Күрше Балык Бистәсе, Балтач, Арча районыннан да аерым кешеләр килеп хәрбиләргә кирәк-яраклар тапшырып китте. 7 данә кер юу машинасы җыелган. Кыскасы, бик күп кирәк-ярак тупланган. Шунда ук сәлам хатлары, район газетасының яңа саннарын китереп бирүчеләр дә булды.
«Гуманитар ярдәм тиз арада барып җитәргә тиеш», – ди әлеге изге эшне оештыручыларның берсе Рамил Хәбирҗанов.
«Егетләргә безнең кайнар сәламнәр дә барып ирешсен. Тиздән туган төбәгебездә сөенечле күрешүләр насыйп булсын», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз