news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада яшәүчеләр сугышта һәлак булган туганнарының каберен 82 елдан соң эзләп тапкан

Саба районы Килдебәк авылында яшәүче Абдрахмановлар да 82 елдан соң Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган туганнары Тәлгать Раковның каберен Ленинград өлкәсендәге туганнар каберлегендә эзләп табып, аның рухына дога кылуга ирешкән. Бу хакта http://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Урта Саба авылында яшәүче Мәрхәбә һәм Нәҗип Раковлар гаиләсендә ике малай – Тәлгат белән Фәрид үсә. Әниләре өчен­че баласын тапканда вафат бу­ла. Әнисенең күкрәк сөтен дә имәргә өлгерми алган Зиләне Сабадагы туганнары тәрбиягә алып үстерәләр. Нәҗип абый яңадан өйләнеп, гаиләсен ачлыктан йолып калу ниятеннән гаиләсе белән Үзбәкстанга чыгып китә. Анда әйбәт кенә урнашып яши башлауга, 1931 елда гаилә башлыгы тиф авыруыннан дөнья куя. 10 яшьлек Тәлгать белән 7 яшьлек Фәрид дөм ятим калалар. Үги әниләре аларны Бохарадагы балалар йортына урнаштыра.

Икенче курста укыганда сугыш башланып, Тәл­гатьне беренче көненнән, Фә­ридне 2 ноябрьдә – 18 яше тулгач илне сакларга алалар. «Әти сугышның башыннан ахырына кадәр булган кеше. Артиллерист булып хезмәт иткән. Смоленскидан сугышка кереп, Киев фронтында, Румыниядә булган.

Фәрид Раков абыйсы Тәлгатьне Саклану министрлыгы аша күпме генә эзләтеп караса да, «хәбәрсез югалды» дигән сүз­дән башка җавап алмый. Күп еллар үткәч кенә «Раков Тәлгать Ле­нинград янындагы сугышларда катнашты. 1941 елның 24 октябрендә күп яралардан һәлак булды. Ленинград өл­кәсенең Колпино районы Усть-Ужора шәһәрендә туганнар ка­бер­легендә җирләнде» дигән хә­бәр алына. Роза ханым әтисен туганының каберен барып кү­рергә үгетләп карый, өлкән яшь­тәге Фәрид абый барырга бик те­ләсә дә, тәвәккәлли алмый.

Быелның октябрендә Фәрид Раковның оныгы – Марат Абдрахманов Санкт-Петербургка барып, Колпино районы Усть-Ужора шә­­­һәрендә урнашкан туганнар ка­­­берлегендә Тәлгат Раковның ка­берен эзләп таба. Мәрмәр так­та­­ның иң өстендә Раков Талгать Нәҗипович дигән язуны укыгач, нинди хисләр кичергәнен аңлау кыен түгел. Улым да күңел түренә салып куйган булган, күрәсең. Аны беркем дә мәҗбүр итмәде, үзенең күңел ку­шуы буенча барды. «Әни, мин Тәлгать абыйны таптым», – дип фо­тога төшереп җибәргәч, елап җи­бәр­дем», – дип сөйләде ике бертуганның гыйбрәтле дә, фаҗигале дә язмышы турында Фәрид Раковның Килдебәк авылында яшәүче кызы Роза ханым Абдрахманова таныш­тырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100