news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада яшәүче гаилә мохтаҗ балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырды

Сабада яшәүче гаилә мохтаҗ балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырды
Фото: http://saby-rt.ru/

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Сабада яшәүче бертуган Айдар һәм Айнур Мостафиннар районда әтиләре белән генә тәрбияләнүче мохтаҗ балаларны сөендерде – күчтәнәч пакетлары тараттылар. Бу хакта http://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Яңа ел бүләкләрен тапшырганда Айдар Мостафин балаларга изге теләкләрен дә житкерде: олыларны тыңлап,тырышып укырга кирәклеген искәртте.

«Бу чара балалар кече күңелле булып үссеннәр, йөрәкләрендә мохтаҗларга, ятимнәргә карата мәрхәмәтлелек тәрбияләнсен, изгелек кылуның нинди зур савап булуны аңласыннар дигән максат белән оештырылды. Ахырдан Фәнил Зиннәтуллин әти-әниләр исеменнән Мостафиннар гаиләсенә рәхмәтлэрен әйтте.

«Мондый очрашулар дәвамлы булсын иде. Изге юлда булган бу гаиләгә әҗер-саваплары булсын. Әлеге матур үрнәккә башкалар да иярер дип ышанабыз», - дип уртаклашты район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова.

news_right_1
news_right_2
news_bot