news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада яшь комбайнчылар конкурсы җиңүчеләре билгеле

Сабада яшь комбайнчылар конкурсы җиңүчеләре билгеле
Фото: https://saby-rt.ru/

Бүген Сабада «Хезмәт кешесен данлыйбыз» 16нчы республика яшь комбайнчылар конкурсы җиңүчеләре билгеле булды. Бу хакта https://saby-rt.ru/ сайтында Фәнил Мәүлетов яза.

Бүләкләү тантанасында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Ниҗир Хаҗипов, «Татарстан» ДТРК директоры Фирдүс Гыймалтдинов, Казан аграр университеты проректоры Наил Хәмидуллин һәм башкалар катнашты.

«Быел һава шартлары үзенчәлекле булуга карамастан, дәүләт амбарларына 3,79 миллион тонна ашлык, 1,2 тонна бәрәңге һәм яшелчә, 855 мең тонна майлы культуралар салдык һәм 2,5 тонна шикәр чөгендере җыйнап алырга планлаштырабыз. Комбайнчы һөнәре иң мактаулылардан санала һәм шулай булып калачак та. Авыл хуҗалыгы тулаем Россия буенча алганда, шулай ук Татарстанда үсеш кичерә», – диде министр.

«Яшь комбайнчылар конкурсы инде 16нчы тапкыр үткәрелә һәм анда катнашырга теләүчеләр арта бара. Бүгенге ярышка килүчеләр инде үзләрен җиңүчеләр дип саный ала. Конкурс максатына иреште һәм Саба муниципаль районы әзерләгән программа катнашучылар өчен истә калырлык булды», – диде ул.

Комбайнчыларның барысына да «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү Федераль дәүләт мәгариф учреждениесенә бюджет бүлегенә конкурстан тыш укырга керү хокукын бирүче сертификатлар тапшырылды.

Ахырдан конкурс җиңүчеләре игълан ителде. Беренче урынны Сабадан, «Нырты» авыл хуҗалыгы предприятиесе комбайнчысы Ильяс Миңнегулов яулады. «Беренче өчлеккә керергә тырыштым. Әмма җиңүче үк булырмын дип уйламаган идем. Конкурсның теория өлеше авыррак булды. Практика җиңелрәк бирелде. Мин комбайнга 16 яшемдә утырган идем. 2018 елда Тәтешкә яшь комбайнчылар конкурсына бардым. Анда да призлы урынны алган идем», – диде ул. Ильяс быел ярдәмчесе Илнат Гайсин белән «Акрос-550» комбайнында 18 мең центнер ашлык суктырган.

Актаныштан Фердинант Закирҗановка 2нче, Балтач районыннан Булат Мөдәрисовка 3нче урын бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100