news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сабада яшь чәчтараш осталары бәйгесендә җиңүчеләр билгеле

Сабада яшь чәчтараш осталары бәйгесендә җиңүчеләр билгеле
Фото: https://saby-rt.ru/

Саба урта мәктәбе базасында «Оста – Саба» район чемпионатының «Чәчтараш сәнгате» компетенциясе буенча мәктәп укучылары арасында ярыш-бәйге үтте. Әлеге бәйгедә 30 укучы көч сынашты. Бу хакта https://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Конкурс ике этаптан торды. Беренчесендә балалар теоретик өлеш буенча сорауларга җавап бирде. Ә икенче этапта чәчтараш сәнгате буенча осталыкларын эшләрендә күрсәттеләр.

Зәвыклы һәм матур булып күренү өчен, пөхтә итеп чәч ясый белү бик мөһим. Мондый бәйгеләр укучыларга алга таба үсеш өчен искиткеч башлангыч булып тора.

Бәйгедә 5-7 сыйныф укучылары арасында Эзмә мәктәбеннән Язилә Вахитова 1 урынны, Килдебәк мәктәбеннән Дарина Гарифуллина 2 урын, Мичән мәктәбеннән Гаделия Зарипова 3 урын алды.

8 -11 сыныф укучылары арасыннан Шәмәрдән мәктәбеннән Азалия Шарипова 1 урынга, Шиңар мәктәбеннән Идиллия Шайхелисламова 2 урынга, Саба урта мәктәбеннән Камилә Газизҗанова 3 урынга чыкты.

news_right_1
news_right_2
news_bot