news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада волонтер ханымнар һәм солдат аналары хөрмәтләнде

Сабада волонтер ханымнар һәм солдат аналары хөрмәтләнде
Фото: http://saby-rt.ru/

8 март – Халыкара хатын-кызлар алдыннан Саба районында волонтер ханымнар белән солдат аналарын хөрмәтләделәр. Иң элек Коръән укып, Аллаһы Тәгаләдән ил-көннәрнең тынычлыгын, яуга киткән егетләрнең исән-имин кайтуларын сорап, күмәкләшеп дога кылынды. Бу хакта http://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Изге эш башкаручы ханымнарга һәм хәрби операциягә улларын озаткан аналарга рәхмәт сүзләрен район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Саба аграр көллияте җитәкчесе Закирҗан Бикмөхәммәтов, «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Илмира Галимуллина җиткерде.

Районда якташларына гуманитар ярдәм илтүдә катнашучы Җәмил Янгучин барлык ханымнарга чәчәкләр бүләк итте.

«Бүген бу изге күңелле хатын-кызларыбыз чиксез рәхмәт сүзләренә лаек. Туган нигез җылысын сеңдереп тегелгән киемнәре, бәйләнгән оекбашлары, бисмилләһ әйтеп пешергән кипкән ашларга кадәр әзерләп җибәрү хәстәрен күрделәр һәм хәзер дә шушы изге эшне күңел җылысын салып башкаралар. Алар чын мәгънәсендә тылда җиңүне якынайту өчен тырышучы геройлар», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100